Рәхим итегез!

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы Татарстан Республикасында, Идел буенда Казаннан 130 чакрым көньяктарак урнашкан. Әлеге урында элек бай һәм куәтле Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы Болгар шәһәре булган.

Музей-тыюлык федераль билгеләнештәге тарихи һәм мәдәни мирас объекты һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирасы объекты булып тора. 2014 елда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.

Музей-тыюлык турында

Барлык мәгълүмат сезнең телефонда

Мобиль җайланмалар өчен оптимальләштерелгән мәгълүмати-навигация системасына рәхим итегез. Архитектура һәйкәле белән янәшә мәгълүмати билгене табыгыз, QR-кодны сканер аша үткәрегез яки телефоныгызны NFC логотибы янына китерегез, бушлай чыбыксыз челтәргә тоташыгыз – һәм системаның барлык мөмкинлекләреннән дә файдаланыгыз: аудиоэкскурсияләрне тыңлагыз, фотографияләр карагыз, якындагы объектларны эзләгез, фикерләрне укыгыз һәм үзегезнең фикерләрне дә калдырыгыз.

Бушлай Wi-Fi
Музей-тыюлыкның үзәк өлешендә бушлай Wi-Fi челтәре бар. Аңа тоташыгыз һәм мәгълүмати системаның барлык мөмкинлекләреннән дә файдаланыгыз. bolgar.mobi сайты барлык җайланмаларда: телефон, планшет, ноутбук һәм гадәти компьютерларда да эшли.
QR-кодлары һәм NFC-тамгалары
Объектлар белән янәшә мәгълүмати билгеләрнең QR-кодлары һәм NFC-тамгалары бар. Сезнең телефон өчен кушымталар ярдәмендә QR-кодны сканерлагыз яисә телефонны, әгәр сезнең җайланмагыз әлеге технологиягә ия булса, NFC логотипына якын гына китерегез.
Өстәлмә чынбарлык
Layar кушымтасын урнаштырыгыз, bolgar катламын ачыгыз, телефон камерасын объектка юнәлтегез – һәм сез аның турында мәгълүмат, шулай ук , кызганычка каршы, безнең көннәргә кадәр сакланмаган корылмаларның 3D-реконструкцияләрен күрерсез.
Аудиоэкскурсияләр
Иң төп истәлекле урыннарның тавыш юллары бар! Объект битендәге тавыш төймәсенә басыгыз – һәм виртуаль экскурсоводның сөйләвен тыңлагыз.
Мобиль кушымта
Android и iOS платформалары өчен «Болгар» мобиль кушымтасын күчереп алыгыз! Кушымта сайтның мөмкинлекләрен бик яхшы тулыландыра.
Урнашкан урынны ачыклау
Сезнең телефонда GPS/ГЛОНАСС функцияләре булганда, шулай ук музей-тыюлык территориясендә QR-кодлары һәм NFC-тамгаларын кулланганда, сез үзегезнең урнашкан урыныгызны ачыклый һәм сезнең белән янәшәдә нәрсә барлыгын белә аласыз.

Урнашкан урынны ачыкларга...

1200-3840
800-1199
400-799
320-399