Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы Татарстан Республикасында, Идел буенда Казаннан 130 чакрым көньяктарак урнашкан. Әлеге урында элек бай һәм куәтле Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы Болгар шәһәре булган.

Музей-тыюлык федераль билгеләнештәге тарихи һәм мәдәни мирас объекты һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирасы объекты булып тора. 2014 елда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.

Килүчеләр өчен ул чынлыкта Россия Федерациясендә ислам тарихын, Россия цивилизациясенең бер өлеше буларак мөселман мәдәниятен тәкъдим итә торган бердәнбер Россия музей-тыюлыгы булып торачак.

Биредә төрки-ислам, славян-христиан дөньялары бер-берсе белән янәшә булып, цивилизация һәм мәдәниятләр кисешә һәм элемтәләрнең төенләнешенә уңай йогынты ясый. Нәкъ менә ул мәдәниятләр, фин-угор халыклары белән берлектә Евразия континентындагы башка халыкларның гореф-гадәтләрен формалаштыруда мөһим урын алып торган.

Болгарны берләштерүче башлангыч булып дәүләтчелек, социаль-икътисадый элемтәләр, шул исәптән киң үсеш алган трансевроазиат сәүдә, идеология, шәһәр һәм күчмә тормыш, урман һәм дала мәдәнияте, символлар, нормалар һәм образлар берлеге, шулай ук поликультур җәмгыятьтәге төрле халыклар һәм диннәрнең бер-берсенә карата толерант яшәве тора.

Казан ханлыгы чорыннан ук Болгар болгар-татар авыз халык традицияләрендә ислам һәм болгар дәүләтчелеге һәйкәлләре буларак кабул ителгән гыйбадәт кылу үзәге, борынгы биналарга табыну ноктасы буларак үзенә лаеклы урынны алып тора.

1998 елда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы Россия Федерациясе буенча ЮНЕСКО Бөтендөнья тарихи-архитектура мирас рәтенә кертү өчен беренчел исемлектә урын алды. 2014 елның 23 июнендә Бөтендөнья мирас Комитетының 38-нче сессиясендә Болгар тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде.

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә XII–XIV гасырларга караган урта гасыр мөселман архитектурасының иҗтимагый һәм торак биналарының барлык типларын диярлек тәкъдим иткән архитектура һәйкәлләре урын алган. Төп музей экспозициясе булдырылган, биредә болгар-татар цивилизациясенең һәм борынгы шәһәр тарихы һәм үсешенең барлык төп мизгелләре урын алган. Берничә музей экспозициясе тыюлык территориясендә һәм аннан читтәрәк урнашкан, алар урта гасыр һәм яңа тарихның иң әһәмиятле юнәлешләрен күрсәтә һәм әлеге урын мирасының күптөрлелеген ачып бирә.

Болгар тыюлыгы Х гасыр – ХХI гасыр башында Евразиядә булган геосәяси һәм тарихи үзгәрешләрнең озакка сузылган дәвамлы барышын билгели, һәм ачып сала. У, Татарстан, Россия Федерациясенең хәзерге тормышының аерылгысыз бер өлеше булып тора һәм, аның Күренекле Универсаль Кыйммәтен күрсәтеп, әлеге регионара мәдәни үзәкнең милли җирле үзенчәлеген билгели. Болгарның Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында булган хәзерге заман татар халкының ата-бабалары турында коллектив хәтер буларак формалашкан тарихи-археологик һәм архитектура мирасы, мөселман һәм православие диннәренең сакральлеге һәм буыннан-буынга килгән үсеше уникаль күренеш һәм бөтен дөньядан җыелган меңләгән санда туристлар карау өчен ачык булган бердәм мәдәни феномен һәм халыкара хезмәттәшлек өчен күз күрерлек мәйданчык буларак аерым бер кыйммәткә ия.



1200-3840
800-1199
400-799
320-399