Ханнар төрбәсе (Кече манара белән бергә)

Ханнар төрбәсе (Кече манара белән бергә)

 21334     14044

Аудиоэкскурсия

Ханнар төрбәсе XIV гасырның башында ак известьташтан төзелгән. XIV гасырның уртасында бу бина XVIII гасыр тарихи чыганакларыннан билгеле булган дүрт төрбәле комплекс буларак реставрацияләнә.

Бу бина 8,5×8,5 метрлы, зур булмаган порталсыз гөмбәзле корылма буларак төзелгән һәм мөселман шәрык илләрендә киң таралган куб формалы үзәк гөмбәзле типтагы төрбә үрнәге булып тора.

Кече манара XIV гасырның икенче яртысында юнып ясалган туф һәм известьташ блокларыннан Җәмигъ мәчетнең Олы манарасына охшатып ясалган. Манараның биеклеге 10 метрга якын. Аның өске өлешенә 45 басмадан торган таш борылмалы баскыч алып бара.

Манараның төньягында урнашкан аркалы керү һәм көнбатышта урнашкан орнаментлы уем нәфис таш буенча уеп ясалу техникасында бай бизәлешле итеп ясалганнар.

Кече манара безнең көннәргә кадәр беренчел рәвештә сакланган Урта гасыр дини архитектура һәйкәлләренең берсе булып тора.

Ханнар төрбәсе һәм Кече манара комплексыннан ерак түгел Сәхабәләр рухына багышланган истәлек билгесе, Ак пулат, Кара пулат, Көнчыгыш пулат һәм төрбәләр комплексы урнашкан.

Тоткан урын

  54.981607, 49.060992

Карты Google Карты Яндекс

Якындагы объектлар

төньякка таба 0 метр

көньякка таба 35 метр

көньяк-көнбатышка таба 49 метр

көнчыгышка таба 253 метр

көньяк-көнчыгышка таба 258 метр

көньяк-көнчыгышка таба 305 метр

көньяк-көнчыгышка таба 352 метр

төньякка таба 359 метр

көнбатышка таба 442 метр

Бәяләмәләр

Әлегә бәяләмәләр юк.

Бәяләмә өстәргә

Исемегез:

Электрон почта (күрсәтелми):

Бәяләмә:

Бәяләмә өстәргә


1200-3840
800-1199
400-799
320-399