Истәлек билгесе

Истәлек билгесе

 16364     9944

Аудиоэкскурсия

Истәлек билгесе – 2012 елда төзелгән монументаль корылма. Ул борынгы Болгар архитектурасына стильләштерелгән һәм очына мөселман ярым ае урнаштырылган , титаниттан корылган йомры гөмбәзле сигез кырлы бина.

Истәлек билгесен төзү карары татар халкы тарихында Болгарның сакраль, дини һәм рухи ролен мәңгеләштерү фикере белән кабул ителде. Монда шулай ук 922 елда болгарлар тарафыннан Ислам динен кабул итү вакытында шәһәрнең тоткан урынын да истә тотарга кирәк. Истәлек билгесен төзү идеясе дини оешмалар һәм шәхси гражданнар тарафыннан бу билгене төзү өчен акча җыю буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң кабул ителде һәм “Яңарыш” Республика Фонды оешуы нәтиҗәсендә башкарылды. Истәлек билгесен төзү урыны киң күләмле җәмәгатьчелек белән фикер алышулардан соң сайлап алына.

Архитектура объекты буларак Истәлек билгесе Идел буе регионында уникаль мөселман мәдәнияте барлыкка килүе, татар халкының тарихи хәтере, мәдәни казанышлары һәм гадәтләре, рухи байлыгы визуаль чагылышы буларак уйланыла.

Монда, үзәк залда, махсус пьедесталда Италия осталары башкарган һәм Гиннесс рекордлар китабы сертификаты белән дәлилләнгән дөньяда иң зур мөселманнарның басма изге китабы булган Коръән урнаштырылган. Аның рекордлы зурлыгы: 2 метр озынлыкта, 1,5 метр киңлектә, авырлыгы – 800 килограмм.

Бинаның нигез катында йөздән артык Татарстан рәссамнарының эшләрен үз эченә алган картиналар глереясе, күргәзмәләр, конференцияләр уздыру өчен музей-күргәзмә комплексы урнашкан. Комплекс экспозициясендә археологик табылдыклар, язма чыганакларның оригиналлары һәм копиялары, нумизматика һәм зәркән һөнәре эшләнмәләре урын алган. Шул исәптән сынлы сәнгать үрнәкләре, мәсәлән, Идел болгарлары тарафыннан Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүне һәм болгар ханы Алмышның Багдад хәлифәсе делегациясен каршы алуны сүрәтләгән мозаик панно.

Истәлек билгесе янында Болгар цивилизациясе музее һәм Җәмигъ мәчет белән Олы манара комплексы урнашкан.

Тоткан урын

  54.986024, 49.05264

Карты Google Карты Яндекс

Якындагы объектлар

көнбатышка таба 176 метр

көнчыгышка таба 181 метр

көнчыгышка таба 216 метр

төньяк-көнбатышка таба 220 метр

көнчыгышка таба 224 метр

көнчыгышка таба 228 метр

көнбатышка таба 247 метр

көнбатышка таба 251 метр

Бәяләмәләр

Әлегә бәяләмәләр юк.

Бәяләмә өстәргә

Исемегез:

Электрон почта (күрсәтелми):

Бәяләмә:

Бәяләмә өстәргә


1200-3840
800-1199
400-799
320-399